logo

Муниципальное казенное учреждение

"Управление культуры и молодежной политики"

муниципального района Бураевский район Республики Башкортостан

Версия для слабовидящих

Татарский фольклорный праздник “Народные игры у реки”

“Су буенда кичке уен” фольклор бәйрәме
Татар халкының тарихы традицияләргә, мәдәнияткә һәм телгә бай. Татар халкының иң танылган традицияләренең берсе-халык фольклоры. Дәртле һәм лирик көйләр халык фольклорының үзенчәлеге булып тора. Монда борынгы татар җырлары, биюләре, бәйрәм вакыйгалары, халык йолалары рухы чагыла.
Татар халык уеннарының тарихы күп гасырларга сузылган, алар борынгы заманнардан сакланып калган һәм бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән, буыннан-буынга тапшырылган.
2024 елның 19 сентябрендә Бигинәй авыл клубы белән берлектә «Су буенда кичке уен» фольклор бәйрәме узды: төрле уеннар уйнадылар, җырладылар, биеделәр, шаярдылар һәм күңел ачтылар. Чарада катнашучылар «Без, без, идек», «Йөзек салыш», “Капка” кебек халык уеннарын бик теләп уйнадылар. Бәйрәмнән соң барысын да учакта зур казанда пешерелгән тәмле пылау һәм самавырдан хуш исле чәй белән сыйладылар.

(по материалам Бигиняевского сельского клуба МАУ “Бураевский РДК им.Р.Галиевой”)

Колличество просмотров статьи: 0