Ринат Умәров 2025 елда “Земство мәдәният хезмәткәре” программасы буенча район мәдәният йортына хореограф булып эшкә кайтты
Башкортстанда «Земство мәдәният хезмәткәре» республика программасы уңышлы эшләп килә.
Ринат Умәров 2025 елда “Земство мәдәният хезмәткәре” программасы буенча район мәдәният йортына хореограф булып эшкә кайтты.
– Эшемне бик яратам. Хезмәтемне, тырышлыгымны күрә белүләре өчен рәхмәтлемен. Көтмәгәндә генә “Земство мәдәният хезмәткәре” программасы буенча грантка ия булдым. Әлбәттә, моңа бик куандым. Бу минем өчен бик зур ярдәм булды. Яшьләрне авыл җиренә, районга җәлеп итү өчен мондый ярдәм чаралары күрсәтелүе зур әһәмияткә ия. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров илдә тәүгеләрдән булып авыл мәдәният хезмәткәрләре өчен грант булдырды. Шуңа аңа шәхсән рәхмәтлемен, – ди Ринат Исмәгыйль улы.
Ринат Умәров 1993 елда Астрахань өлкәсенең Татар Башмак авылында туып-үсеп, биредә белем ала. Мәктәп елларында ук бию сәнгатенә гашыйк булып, сәхнәләрдә чыгыш ясап, конкурсларда катнашып, буй җиткерә. Һәм үзенең киләчәк һөнәре итеп мәдәниятне сайлый. Шулай итеп, Астрахань культура училищесына укырга керә. Студент елларында армия сафына алына. Ел ярымнан артык хәрби бурычын үткәч, яраткан укуын дәвам итә. Училищеда укыганда “КЗАН” фольклор ансамбленә йөри. Кулына һөнәри белем документын алгач, Стекольный поселогында хореограф булып эшли. Балалар белән эшләргә яратуы, аларны бию рухында тәрбияләү теләге “Улыбка” бию ансамблен оештыруга этәрә.
– Балаларга эстрада һәм халык биюләрен өйрәтәбез. Шәх-сән үземә халык биюләре бик якын. Халык биюләрен мәктәптә укыганда, студент чакта да бик яратып башкара идем. Хәзер яшьләр күбрәк заманча биюләр белән кызыксына. Әмма минем балалар арасында халык биюләрен популярлаштырасы килә. Чөнки халык биюе – ул бар төр биюләрнең нигезе. Аны өйрәнсәң, башка биюләрне дә үзләштерүе җиңелрәк. Һәм, иң мөһиме, үз милли киеменнән халык биюен башкарган балада милләте белән горурлану, туган теле, туган ягына булган мәхәббәте ныклы формалаша. Һәр бала үзенчәлекле һәм шәхси караш таләп итә. Бик талантлы, бию өчен туган балалар да бар. Алар һәр хәрәкәтне тиз арада отып ала. Кемгәдер авыррак бирелә. Әмма тырышса, ул бала да әкренләп биергә өйрәнәчәк. Әлбәттә, бар бала да һөнәри биюче, сәхнә йолдызы булалмый, ата-ана моны аңларга тиеш. Әгәр дә бала табигый сәләтсез дә биергә өйрәнгән икән – ул үзе зур казаныш. Биюдә кечкенә уңышлары булса да, баланы мактап, үстереп тору мөһим. Бу аңа тагын да яхшырак биергә тырышырга зур этәргеч булачак, – ди Ринат Исмәгыйль улы.
Әйе, районыбызда бию сән-гатенә гашыйк балалар бик күп. Бигрәк тә “Дуслык” халык һәм “Энҗе” үрнәкле балалар бию ансамбльләре дистә еллар буена яңа җитәкчеләр белән яңа сулыш алып, матур чыгышлары белән төрле төбәк тамашачысын сөендереп йөрделәр. Бүген исә бу ике ансамбльнең язмышы районыбызга яңа гына эшкә кайткан, бу өлкәдә дистә еллар буена хезмәт стажы туплаган, тәҗрибәле хореограф Ринат Исмәгыйль улы кулында. Бүгенге көндә ул шушы ике ансамбль өчен биюче балалар җыя. Киләчәктә дә шушы ике ансамбльнең исемнәре районда гына түгел, республика күләмендә дә яңгырар.
– Башкортстан беренчеләрдән булып авылларда эшләүче мәдәният хезмәткәрләренә яр-дәм күрсәтә башлады. Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән “Земство мәдәният хезмәткәре” программасы эшләве дә яшь белгечләргә зур ярдәм. Районыбызга яңа хореограф кайтуына без бик тә шатбыз, – ди Рәүфә Галиева исемендәге мәдәният йорты директоры Илшат Әхмәтов.
(фото и материалы районной редакции “Алга”)