Авылда каз өмәсе!
Яше-карты, бала-чага —
Шау-гөр килә һәммәсе!
Җир өстенә беренче кар төшү белән авылларда иң күңелле мәшәкатьләрнең берсе – каз өмәләре башлана. Узган ялларда әлеге йорт кошларын тотучы бик күп хуҗалыкларда чын бәйрәм булды. Туган-тумача, күрше-күләнне җыеп рәхәтләнеп өмә үткәрделәр.
Каз өмәсе – гореф-гадәтләрнең иң матуры. Муллык һәм байлык символы булган казлар – татарның горурлыгы да, мул табыннарның күрке дә! Сер түгел, каз тәрбияләү күп көч һәм тырышлык сорый. Каз өмәсе ул эш кенә түгел, матур итеп аралашу чарасы да. Күмәкләшеп эшләгәч, каз йолку бәйрәм төсен ала. Бүген дә каз өмәсе үз асылын югалтмый, һаман да авыл тормышының матур бер бизәге булып тора.
– Без бәләкәй чакларда каз өмәсе бик матур, элеккедән калган йолаларны саклап үтә торган иде. Ир-атлар казларны суйганнан соң, хатын-кызлар, түгәрәккә тезелеп утырып, җырлый-җырлый каз йолкыйлар.
Аннан казның эчен алу, пешекләү эшләре башкарыла. Ул арада кечкенә кызлар, малайлар канат сыдыралар. Ә иң күңеллесе – елгага барып, казларны юу мизгеле. Кызлар, көянтәләргә казларны асып, елга буена китәләр. Казларны елгада чиста итеп югач, шунда уен-биюләр башлана. Эш беткәч, каз итеннән пешкән бәлеш, каз мае белән майланган коймак белән гөрләшә-гөрләшә чәй эчәләр иде.
“Хәзер дә әлеге өмә элеккедән әллә ни аерылмый”…
Бугенге каз омэсе Флюза Маснави кызларында утте.